news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның Камышлы авылында Сәиф Сараиның 700 еллыгына багышланган фәнни конференция уза

Сәиф Сараи әсәрләрендә телгә алынган истәлекләргә, археологик хезмәтләргә нигезләнеп, галимнәр шагыйрьнең Самара өлкәсе Камышлы җирлегендә дөньяга килгәнен фаразлый.

Самараның Камышлы авылында Сәиф Сараиның 700 еллыгына багышланган фәнни конференция уза
Абдул Фархан

Бүген Самара өлкәсе Камышлы авылында Алтын Урда шагыйре Сәиф Сараиның 700 еллыгына багышланган фәнни конференция уза.

«Сәиф Сараи укулары - 2022» дип аталган төбәкара конференцияне Камышлы районы администрациясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә Мәрҗани исемендәге Тарих институты оештыра. Үз чорының бөек шагыйре булган Сәиф Сараиның туган урыны төгәл билгеле булмаса да, галимнәр аны Камышлы районы белән бәйли.

«Сәиф Сараиның туган урынын төгәл әйтүе кыен. 700 еллык тарих турында сүз бара. Алтын Урда дәүләте инде юк. Ул чорның архив документлары сакланмаган. Сәиф Сараи әсәрләрендә телгә алынган истәлекләргә, археологик хезмәтләргә нигезләнеп, без шагыйрьнең Самара өлкәсе Камышлы җирлегендә дөньяга килгәнен фаразлый алабыз. Беренчеләрдән булып бу фаразны мәрхүм археолог Равил Фәхретдинов әйткән иде», - диде үз чыгышында Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев.

Илнур Миргалиев

Фото: © Абдул Фархан

Сәиф Сараи Алтын Урда шагыйре буларак мәгълүм, ә хәзерге Самара өлкәсе, Идел буе төбәкләре территориясе Алтын Урда дәүләтенең төп җирләре булган.

Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов Сәиф Сараиның иҗатын өйрәнеп, «Гөлестан бит-төрки» һәм «Ядкәр-намә» әсәрләрен 1999 елда татар телендә җыентык итеп дөньяга чыгарган.

Хатыйп Миңнегулов

Фото: © Абдул Фархан

«Элеккеге әдипләрнеке кебек үк, Сәиф Сараиның да төгәл туган көне һәм урыны билгеле түгел. Үзенең бер шигырендә ул Камышлы йорт илендә туып, Алтын Урда дәүләтенең башкаласы Сарай шәһәрендә белем алганын, Сарайда шагыйрь булып танылганын, соңрак Мисырда яшәгәнен яза. Безнең илдә камыш сүзе булган урыннар берничә, ләкин галимнәр аны Идел буендагы, ягъни Самара өлкәсендәге Камышлы белән бәйли», - диде Хатыйп Миңнегулов.

Илнур Миргалиев Сәиф Сараины күтәрергә кирәклегеген әйтте. Камышлы районы бу эшкә үз өлешен кертә. «Сәиф Сараи укулары - 2022» дип аталган төбәкара фәнни конференциянең Камышлы авылында узуы Сәиф Сараиның исемен әлеге җирлек белән бәйләргә омтылуны күрсәтә.

Тарихчы киләчәктә Камышлының археологиясен өйрәнергә кирәк дигән фикер җиткерде. Мәрҗани исемендәге Тарих институты әлегә эпиграфик һәйкәлләрне өйрәнүгә керешә. Конференциядән соң биредә ике галим кабер ташларын өйрәнергә кала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100