news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хатыйп Миңнегулов: Сәиф Сараиның «Сөхәил вә Гөлдерсен»е буенча балет куярга кирәк

Әдәбият галиме «Сөхәил вә Гөлдерсен» әсәренең кыскача эчтәлеген «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

Хатыйп Миңнегулов: Сәиф Сараиның «Сөхәил вә Гөлдерсен»е буенча балет куярга кирәк
Хатыйп Миңнегулов
Абдул Фархан

Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов Алтын Урда шагыйре Сәиф Сараиның «Сөхәил вә Гөлдерсен» әсәре буенча балет куярга кирәклеген әйтте.

«Сәиф Сараиның «Сөхәил вә Гөлдерсен» әсәрендә Аксак Тимернең Алтын Урдага һөҗүме тасвирлана. Автор Аксак Тимергә нәфрәтен белдерә. Фаҗигале вакыйга шул тикле балетка тартылып тора. Аның буенча рәхәтләнеп яңа либретто иҗат итәргә була. Берәр композиторыбыз шуңа алынсын иде», - диде Хатыйп Миңнегулов Сәиф Сараиның 700 еллыгына багышланган фәнни конференциядә.

Хатыйп Миңнегулов Сәиф Сараиның иҗатын өйрәнеп, XIV гасыр азагында иҗат ителгән «Гөлестан бит-төрки» һәм «Сөхәил вә Гөлдерсен» әсәрләрен 1999 елда татар телендә җыентык итеп дөньяга чыгарган. Әдәбият галиме «Сөхәил вә Гөлдерсен» әсәренең кыскача эчтәлеген «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Аксак Тимер гаскәр белән килде. Моны күреп, колаклар саңгырауланды, күзләр күрмәс булды. Җирдә су кебек кан акты», - дип яза Сәиф Сараи. Аксак Тимер шәһәрне җимереп, аның урынына арпа чәчәргә боера. Биредә Алты Урда ягыннан көрәшкән Сөхәил исемле гаскәр башлыгы әсирлеккә эләгә. Аны богаулап, төрмәгә алып барганнарын Аксак Тимернең кызы Гөлдерсен күрә дә, моңа гашыйк була», - диде Хатыйп Миңнегулов.

Галим сүзләренчә, бераздан Гөлдерсен төрмәгә бара. Сакчыга йокы даруы биреп, Сөхәилне тоткынлыктан азат итә һәм болар бергә качалар. Юлда Гөлдерсен ачтан үлә. Моны күреп, Сөхәил үзенә хәнҗәр белән кадый. Бу күренешкә табигать тә риза булмый – көчле давыл куба. Әсәрдә мәхәббәт дошманнарны да берләштерә дигән идея ята.

«Сәиф Сараинын барлык әсәрләре аның олуг шагыйрь, фикер иясе булуы, кыюлыгын күрсәтә. Тел стиле, фикер байлыгы безнең әдәбиятыбызны баета. Хәзер дә аңа мөрәҗәгать итү - бик шифалы, зиһенне баета торган гамәл», - диде Хатыйп Миңнегулов.

Бу көннәрдә Самара өлкәсенең Камышлы авылында «Сәиф Сараи укулары - 2022» дип аталган төбәкара конференция узды. Әлеге чараны Камышлы районы администрациясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә Мәрҗани исемендәге Тарих институты оештырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100