news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хатыйп Миңнегулов: Резедә Ганиева өчен әдәбият фәне үз халкының яшәеш формасы иде

«Әдәбияттагы шәхесләр аркылы халкыбызның көч-куәтен җиткерергә омтылды», - дип искә алды галим.

Хатыйп Миңнегулов: Резедә Ганиева өчен әдәбият фәне үз халкының яшәеш формасы иде
Владимир Васильев

Филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов әйтүенчә, әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Резедә Ганиева өчен әдәбият фән генә түгел, үз халкының, татарның яшәеш формасы буларак кабул ителгән.

«Ул үзенең фәненә, әдәбиятка мөкиббән киткән кеше. Әдәбияттагы шәхесләр аркылы халкыбызның ниндилеген, аның көч-куәтен җиткерергә омтылды. Үзенең студентларын ул шушы рухта тәрбияләде. Югары уку йортларында эшлибез икән, без шәкертләребезне үз халкыбызның көрәшче уллары-кызлары итеп җитештерергә тиеш, ул да бу фикердә иде», - диде ул Габдулла Тукай әдәби музеенда «Әдәбият фәне маягы» дигән әдәби-музыкаль кичәдә.

Хатыйп Миңнегулов галим Резедә Ганиеваның беренче студентларыннан берсе булган. «1962 ел. Без, дүртенче курс студентларына СССР халыклары әдәбияты фәненнән укыта башлады. Беренче дәрестән үк ул безнең игътибарны җәлеп итте. Бу бик сирәк кешегә хас сыйфат. Аның сөйләү куәсе көчле иде, язганына карамыйча сөйли иде ул. Аның сөйләгәннәре тамашачыларга тәэсир итә иде», - диде ул.

Резедә Ганиева таләпчәнлеге белән аерылып торган. «Икеле» билгесен куярга ашыкмый иде, студент өйрәнмәгән икән, кабат өйрәнеп килергә куша иде. Ул үзендәге сыйфатларны студентларында тәрбияләргә омтылды. Вакыты-вакыты белән кырыс та иде. Әмма аңа һәрчак студентлар тартылды. Аның яздырган диплом эшләре комиссия тарафыннан югары бәяләнде», - дип искә алды.

Резедә Кадыйровна татар бүлегендә укытса да, озак еллар буе татар әдәбияты, шәрык әдәбиятларын рус журналистикасында, рус теле һәм филологиясе бүлекләрендә укыткан. «Фән өчен дә кадрлар әзерләүгә үзеннән зур өлеш кертте. Резедә Ганиева азәрбайҗан, казахлар, үзбәк халкы өчен хезмәтләре аша таныш иде, төрки дөньяга чыксаң, һәрвакыт аның турында сорашалар иде», - ди Хатыйп Миңнегулов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100