news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галим Зөфәр Рәмиев хатыны Резедә Ганиева турында: Бер-беребезгә юл куеп яшәдек

«Безнең өйгә һәрчак аспирантлар, студентлар килеп йөрде. Резедә өчпочмаклар, гөбәдияләр пешерә, мин табынны корып куя идем», - диде ул.

Галим Зөфәр Рәмиев хатыны Резедә Ганиева турында: Бер-беребезгә юл куеп яшәдек
Салават Камалетдинов

Филология фәннәре докторы, профессор Зөфәр Рәмиев «Әдәбият фәне маягы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәдә хатыны, әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Резедә Ганиева турында сөйләде.

«Ялгыз калгач, ике ел эчендә шактый ризык пешерергә өйрәндем. Бер-беребезне хөрмәт итеп, бер-беребезгә юл куеп яшәдек. Бер генә дә тәлинкә ватылмады. Үпкәләшкән чаклар да булгандыр инде... Безнең өйгә һәрчак аспирантлар, студентлар килеп йөрде. Резедә өчпочмаклар, гөбәдияләр пешерә, мин табынны корып куя идем», - диде ул Габдулла Тукай әдәби музеенда чыгышында.

Зөфәр Рәмиев белән Резедә Ганиева 1968 елда өйләнешкәннәр. «Мин Резедәләрнең йортына кердем, ул ир кеше өчен мактаулы сыйфат түгел. Ләкин шулай килеп чыкты. Резедәләр авылдагы йортларын сатып, Казанга күченеп, бер йорт алганнар. Әти-әниләре балаларының Казанда белем алуын теләгән. Педагогия көллиятен бетергәч, Резедә укытып йөрде һәм читтән торып белем алды. Миңа да читтән торып белем алырга туры килде», - ди ул.

«Резедә вафат булгач, аның архивын карау көн тәртибенә килеп басты. Өебезнең ике бүлмәсе 52 ел буена китап белән тулган. Фатир алмаштыру мәсьәләсе дә килеп чыкты. Шуңа күрә мин аның архивы белән шөгыльләнә башладым. Китапларның бер өлешен аның туган авылы – Кече Шырданга җибәрдем, бер өлешен Фәннәр академиясенә тапшырдым, бер өлеше әлегә миңа калды. Архивны актарганда, бер-беребезгә җибәргән открыткалар килеп чыкты», - диде галим.

Зөфәр Рәмиев улларының Истанбулда яшәвен, оныкларының үсеп килүен әйтте. «Эшләре уңай бара. Оныкларым читтә яшәсәләр дә, телефоннан аралашып торабыз, татарча сөйләшәләр», - дип искәртте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100