news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хатыйп Миңнегулов һәм Фоат Галимуллин Мәхмүт Гәрәевнең истәлек медале белән бүләкләнде

Хатыйп Миңнегулов һәм Фоат Галимуллин Мәхмүт Гәрәевнең истәлек медале белән бүләкләнде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Профессорлар, әдәбият галимнәре Хатыйп Миңнегулов һәм Фоат Галимуллин Мәхмүт Гәрәевнең йөз еллыгына багышланган истәлек медале белән бүләкләнделәр. Бүләкне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында язучылар Аяз Гыйләҗев һәм Арпад Галгоциның 95 еллыгына багышланган «Халыклар күңеленә үтеп керик!» кичәсендә институт директоры Рәдиф Җамалетдинов тапшырды.

«Үзебезнең уку йортын тәмамлаган, Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин кунакта булган иде. Аның инициативасы белән күренекле Совет һәм Россия хәрби эшлеклесе, отставкадагы армия генералы Мәхмүт Гәрәевның йөз еллыгына багышланган медаль булдырылды. Ул әлеге медальләрне Хатыйп Миңнегулов һәм Фоат Галимуллинга тапшыруны сорады. Котлыйбыз!» – диде Рәдиф Җамалетдинов кичәдә.

Хатыйп Миңнегулов әлеге кичәне халыкара мәйданда зур вакыйга дип атады. «Мин татар әдәбиятын шактый өйрәнгән кеше. Мең елдан артык тарихы булган татар әдәбиятында дөньякүләм танытырлык шәхесләребез бар. Ләкин алар тар кысаларда кала, беренче планда яктыртылмый. Шундыйлар арасында замандашыбыз – Аяз Гыйләҗев. Аның белән аралашкан кеше генә түгел, мин аның якташы да әле», - диде галим.

«Университетны тәмамлаганнан соң, Сарман районы Чукмарлы авылы мәктәбе директоры булып эшләдем. Аяз абый шушы авылда дөньяга килгән. Гаилә кордым, улым шунда туды. Әти-әниләрем дә Сарман ягыннан. Әдәбият галиме буларак, шуны билгеләп үтәсем килә: аның образлылыгы, стиле, язу рәвеше аерылып тора. Чоры гына түгел, кешеләрнең табигатенә, җәмгыятебезгә хас булган сыйфатлар үтемле итеп гәүдәләнеш тапкан. Аның әсәрләре киләчәктә дә укучылар тарафыннан кабул ителер», - диде Хатыйп Миңнегулов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100