news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфәт Закирҗанов: Аяз Гыйләҗев әсәрләрендә татар халкының яшәү рәвеше чагыла

Әлфәт Закирҗанов: Аяз Гыйләҗев әсәрләрендә татар халкының яшәү рәвеше чагыла
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов фикеренчә, язучы Аяз Гыйләҗев истәлекләре, көндәлекләре, хатларында тупланган фикерләр чын мәгънәсендә татар халкының яшәү рәвеше чагыла.

«Яңа китаплар белән танышып чыктым. Аяз абый сүзе безнең яшәешкә йогынты ясый. Аның сүзләре һәрберебезнең күңелендә яшәгән фикерләргә туры килә. Татар әдәбияты бай, аның бөек шәхесләре бар. Шул вакытта дөнья күләмендә яңгыраш алган Аяз Гыйләҗев кебек шәхесләребез бар икән, без аны өйрәнергә һәм танытырга тиешбез. Ә аның тормышы, иҗатына бәя бирү – чын асылын ачу», - диде ул КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында язучылар Аяз Гыйләҗев һәм Арпад Галгоциның 95 еллыгына багышланган «Халыклар күңеленә үтеп керик!» кичәсендә.

Әлфәт Закирҗанов Аяз Гыйләҗев иҗаты буенча тәкъдим ителгән китапларны өстәл китабы дип атады. «Минем кебек татар әдәбияты өчен янып яшәгән шәхесләр әле киләчәктә дә булыр», - ди ул. Шундый шәхесләрнең берсе – Миләүшә Хәбетдинова. Ул Аяз абый иҗатын бүгенге көндә чын мәгънәсендә дөньякүләм танытуга иреште. Аяз Гыйләҗевның хәләл җефете Нәкыя апага тирән хөрмәтемне белдерәсем килә», - диде ул.

«Чын әдәбият ул – бары тик туган телдә язылган милли төсмерле генә була ала», – дип яза Аяз Гыйләҗев. «Безнең әдәби әсәрләребезне аңларлык укучылар булсын иде», - дип тә борчыла ул. Кичәдә булган студентлар Аяз абыйның әлеге әсәрләре аша шушы фикергә килүләрен теләр идем», - диде галим.

Ул Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе исеменнән рәхмәт әйтте.

  • Кичәне КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова алып барды. Кичәдә «Аяз Гыйләҗев» (Казан: Җыен, 2023), Аяз Гилязов «В чьих руках топор?» (Казань: Тат.кн.изд-во, 2023), Galgóczy К. «Galgóczy Árpád» (Будапешт, 2023) китаплары тәкъдим ителде, Аяз Гыйләҗевның гаилә архивыннан фотосурәтләр күргәзмәсе ачылды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100