news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәкыя Гыйләҗева: Шәхесләре белән генә милләт күтәрелә

Нәкыя Гыйләҗева: Шәхесләре белән генә милләт күтәрелә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Язучы Аяз Гыйләҗевның хатыны Нәкыя Гыйләҗева фикеренчә, шәхесләре белән генә милләт күтәрелә, аның дәрәҗәсе арта. Бу фикерен ул КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында язучылар Аяз Гыйләҗев һәм Арпад Галгоциның 95 еллыгына багышланган «Халыклар күңеленә үтеп керик!» кичәсе алдыннан әйтте.

«Минемчә, бу бик тә кирәкле эш. Татар халкы яшәсен дисәк, Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин кебек шәхесләрне күтәрергә кирәк. Шәхесләре булмаса, милләт юк. Мәсәлән, кыргыз халкын Чыңгыз Айтматовка кадәр белүче дә юк иде. Аяз: «Чыңгыз Айтматов кыргыз халкын бөтен дөньяга танытты», - дип әйтә иде. Язучысы булмаса, милләт кыска гомерле була. Яхшы язучы милләтне дә күтәрә», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

  • Кичәне КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова алып барды. Кичәдә «Аяз Гыйләҗев» (Казан: Җыен, 2023), Аяз Гилязов «В чьих руках топор?» (Казань: Тат.кн.изд-во, 2023), Galgóczy К. «Galgóczy Árpád» (Будапешт, 2023) китаплары тәкъдим ителде, Аяз Гыйләҗевның гаилә архивыннан фотосурәтләр күргәзмәсе ачылды.

Нәкыя Гыйләҗева «Җыен» фонды әзерләп чыгарган китапны ошаткан. «Китап шулкадәр тирән эчтәлекле булып чыккан. Аязның яшәү дәвере, кичергәннәре – барысы да урын алган», - диде ул.

Аяз Гыйләҗевның «Балта кем кулында?» («В чьих руках топор?») әсәрен Наил Ишмөхәммәтов тәрҗемә иткән. «Китапны чыгарганда, Миләүшә Хәбетдинова җентекләп тикшерде. Шул ук китапта «Яра» әсәренең русчага тәрҗемәсе дә урын алган. Рус теленә тәрҗемә итеп чыгару да зур әһәмияткә ия дип уйлыйм. Хәзер татар телен укытмагач, балалар русча сөйләшүгә, русча укуга күчте. Шуңа күрә Аязның әсәрләре татар телендә дә, рус телендә дә яңгырасын иде. Төрек теленә тәрҗемә белән Аязның сигез китабы чыкты. «Өч аршын җир» әсәре инглиз теленә тәрҗемә ителеп, Америкада чыкты», - диде Нәкыя Гыйләҗева.

«Бу эшләрне мин Аязның иҗатын мәңгеләштерергә теләү максаты белән башкарам. 2000 еллар башында төпчек улым Рашат компьютерда эшләргә өйрәтте, шунда Аязның материалларын компьютерга салган идем», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100