news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Искәндәр Гыйләҗев: Арпад Галгоци Казанга килгәч, аны туганыбыз кебек кабул иттек

Искәндәр Гыйләҗев: Арпад Галгоци Казанга килгәч, аны туганыбыз кебек кабул иттек
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында язучылар Аяз Гыйләҗев һәм Арпад Галгоциның 95 еллыгына багышланган «Халыклар күңеленә үтеп керик!» кичәсе булды. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев Аяз Гыйләҗев һәм Арпад Галгоциның дуслыгы турында сөйләде.

«Еллар үткәч тә, әти Арпад Галгоцины эзләргә тырышып карады, ләкин нәтиҗәсе булмады. Галимә Миләүшә Хәбетдинова ярдәме белән Арпад әфәндене таптык. Арпад Галгоци Казанга килгәч, без аның нинди искиткеч җылы, якын кеше икәнен сизеп алдык. 60 ел элек барлыкка килгән дуслык яңарып киткән кебек булды. Беренче секундтан ук без аны туганыбыз кебек кабул иттек», - диде Искәндәр Гыйләҗев.

Искәндәр Гыйләҗев Аяз Гыйләҗев белән Арпад Галгоциның танышлыгын бер-берсен аңлаган ике кешенең күрешү нигезендә туган дуслыгы дип саный. «Минемчә, бу - гаҗәеп очрак», - диде ул.

«Бик җылы, уйландыра торган кичә. Әтиемнең дусты Арпад Галгоцины искә төшергәндә, һәрвакыт дуслык төшенчәсе турында уйланам: ул никадәр аңлатып бетереп булмаган, искиткеч гаҗәп әйбер! Күз алдына китерегез, 25-26 яшьләрдәге ике егет лагерьдә таныша. Берничә ай аралашалар, аерылышалар һәм бүтән беркайчан да күрешмиләр. Ләкин шул берничә ай эчендә генә дә алар чын мәгънәсендә дуслашып өлгерә. Бер-берсен фикердәшләр дип саный башлыйлар. Бу хисне алар гомер буе кичереп яшәгән, гәрчә бүтән күрешмәсәләр дә», - диде ул.

Ул Арпад Галгоци белән күрешү мизгелен искә алды. «Безнең өйгә кергәндә, ул әтиемнең ике портретын кулына алды. Аларны ул 1954 елда үзе ясаган булган. Шаккатты. Бу искиткеч күренеш иде. Рәсемнәрнең сакланып калганына гаҗәпләнде. Арпад әфәнде баштан әтиемне төрмә киемендә, ә аннары, ул күрергә теләгәнчә, костюмда, ирекле кеше итеп сурәтләгән. Бу кичәдә шушы дуслыкның дәвамы чагыла», - диде ул.

Тарихта сакланып калган мәдәни багланышларның дәвамлы булуына мин бик шат. Авыр шартлар булуга карамастан, бер-беребезнең мәдәниятләре белән кызыксынабыз. Гыйләҗевлар гаиләсе исеменнән, Венгрия консуллыгы, институт директоры Рәдиф Җамалетдинов, галимә Миләүшә Хәбетдиновага чын күңелдән рәхмәтемне белдерәсем килә», - диде ул.

  • Кичәне КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова алып барды. Кичәдә «Аяз Гыйләҗев» (Казан: Җыен, 2023), Аяз Гилязов «В чьих руках топор?» (Казань: Тат.кн.изд-во, 2023), Galgóczy К. «Galgóczy Árpád» (Будапешт, 2023) китаплары тәкъдим ителде, Аяз Гыйләҗевның гаилә архивыннан фотосурәтләр күргәзмәсе ачылды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100