news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хатыйп Миңнегулов: Без милләт язмышының бүгенгесе, киләчәге турында уйланырга тиеш

«Кешенең эшен милләткә нинди мөнәсәбәттә булуыннан, файдалы гамәлләр кылуыннан карап бәя бирергә кирәк», - диде әдәбият галиме.

Хатыйп Миңнегулов: Без милләт язмышының бүгенгесе, киләчәге турында уйланырга тиеш
Владимир Васильев

Филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов киләчәктә милләт язмышы турында уйланырга кирәклеген әйтте.

«Аерым шәхесләргә мөнәсәбәттә милләт язмышын үзәккә кую, аның бүгенгесе, киләчәге турында уйланырга тиешбез. Кешенең эшен милләткә нинди мөнәсәбәттә булуыннан, файдалы гамәлләр кылуыннан карап бәя бирергә кирәк», - диде ул 11нче татар гимназиясендә «Дөньяда сүзебез бар» III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә.

Галим фикеренчә, яшәгән саен канәгать булмау хисе, үкенечләр дә була. «Шулай да, уйлана башлагач, теге яки бу күләмдә башкарылган эшләр барлыгын исеңә төшерәсең. Җәмәгатьчелек тарафыннан эшләреңнең бәяләнүе канәгатьләнү бирә. Әгәр дә кеше барыннан да канәгать була икән, аңа алга таба яшәүнең кызыгы юктыр. Стимул булырга тиеш», - дип йомгак ясады ул.

Хатыйп Миңнегулов исемендәге «Дөньяда сүзебез бар» III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенә барлыгы 200дән эш кабул ителгән, шуларның 77се – финал этабына узган. «Арча, Балтач, Биектау, Әтнә, Теләче, Яшел Үзән, Алабуга, Түбән Кама, Кукмара, Сарман, Чувашия, Якутия, Самара, Мәскәүдән бик күп эшләр килде», - диде 11нче татар гимназиясе директоры Айгөл Госманова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100