news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә быел 27 миллион агач утыртылачак

«Хәтер бакчасы» акциясендә Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә быел 27 миллион агач утыртылачак
Владимир Васильев

Быел илкүләм «Хәтер бакчасы» акциясендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион солдат истәлегенә 27 миллион агач утыртылачак. Бу хакта «Казан – Хезмәт батырылыгы шәһәре» стеласын ачу тантанасында әйттеләр. 

Акциядә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул волонтерлар белән берлектә миләш агачы утыртты. Акциядә министрлык һәм ведомство җитәкчеләре дә катнашты.

Халыкара «Хәтер бакчасы» акциясендә катнашу өчен рәсми сайтка кереп теркәлергә һәм кирәк шәһәрдә билгеләнгән урынга барырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot