news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Казан – Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласын ачты

Рөстәм Миңнеханов «Казан – Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласын ачты
Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин бүген Төньяк вокзал янындагы скверда «Казан — Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласын ачтылар. Стела скульптор-монументалист Денис Стритович проекты буенча төзелгән. 

Рөстәм Миңнеханов сугыш һәм тыл ветераннарын, чарада катнашучыларны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады. Шулай ук, Бөек Ватан сугышы Татарстанның ил өчен мөһим тыл үзәге булуын билгеләп үтте.

«Идел буена эвакуацияләнгән 226 предприятиенең 70тән артыгы безнең республикада кабул ителә һәм урнаштырыла. Фронт өчен 600дән артык корал, сугыш кирәк-яраклары, җиһазлар җитештерелә. Тылда хатын-кызлар, балалар һәм өлкәннәр эшли. «Барысы да фронт, барысы да Җиңү өчен» дигән лозунг астында хезмәт куйган тыл батырлары бердәмлек, ныклык, җиңүгә тулы ышаныч мисалы ул. Хөрмәтле ветераннар, сезгә хезмәт батырлыгыгыз өчен тирән рәхмәтемне белдерәм. Җиңү көне белән», – диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Рәисе, Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатларны һәм тыл ветераннарын искә алып, стелага чәчәкләр салды.

Тантаналы чарада Россия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе урынбасары Николай Овсиенко һәм Социалистик Хезмәт Герое Николай Фролов, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, шулай ук «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» бирелгән оешма хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре катнашты. Республика дәрәҗәсендәге исем алучы предприятеләр хәзерге көндә егерме. Тантаналы чарада Рөстәм Миңнеханов «Хезмәт батырлыгы предприятисе. 1941-1945 еллар» исемен тагын ике предприятиегә – «Кукмара киез итек комбинаты» акционерлык җәмгыятенә һәм Менделеевскның Л.Карпов исемендәге химия заводына тапшырды. 

  • «Хезмәт батырлыгы шәһәре» Казанга 2020 елда бирелде. Россиядә 53 шәһәр бу исемне йөртә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100