news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Харис Камалиев: Уку йортын тәмамлап, шул белгечлек буенча кимендә өч ел эшләргә кирәк

«Татсортсемовощ» оешмасы генераль директоры, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Харис Камалиев фикеренчә, уку йортын тәмамлап, шул белгечлек буенча кимендә өч-биш ел эшләргә кирәк.

Харис Камалиев 1968-1973 елларда Казан дәүләт аграр университетында агрономик факультетта белем алган. Уку йорты быел 100 еллыгын билгеләп үтә.

«Белем белән практика ныгырга тиеш, шул вакытта гына кешенең белемнәре гомерлек, онытылмаслык була. Андый кеше фикерле була. Фикерле кеше социализмда да, коммунизмда да кирәк булды. Капитализмда да кирәк. Укып та, эшләмәсә, ул белеме онытыла, фикере булмый. Иң начар, җитешсез кеше – фикерсез кеше – ул куркыныч кеше», – диде галим «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә.

 

Фото: © Гөлнар Гарифуллина 

Казан аграр университеты дәрәҗәле булсын өчен, төпле балалар белем алырга тиеш, дип саный Харис Камалиев. «Төпле балалар гына уку йортының дәрәҗәсен күтәрә. Алтын бинасы, элекке тарихы булып та, бүген дә яхшы студентлары булмаса, хезмәте юк дип әйтергә була. Иң беренче йөзе – студентлар», – диде Харис Камалиев.

Галим, мәктәпләр алар оешмасыннан орлыклар алуын, мәктәпләргә барып, мастер-класслар үткәрүе турында сөйләде.

«Заманалар үзгәрде, кешенең авыл хуҗалыгында эшлисе килми. Шәхсән үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: бүгенге мәктәп балаларын кызыксындыру өчен, алар телен аңларга кирәк, шуннан соң гына алар сине тыңлый башлый. Шушы каршылыкны үтсәң, алар синең артыңнан бара. Аларга карамыйча сөйлисең икән, син аларга кызык та түгел. Кешене кызыктырырга кирәк, әгәр укытучылар практиканы үтеп эшләгән булса, бик акыллы, төпле остазлар була», – дип белдерде Харис Камалиев.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100