news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан дәүләт аграр университеты 100 еллыгы хөрмәтенә дәүләт бүләгенә лаек булды

Тантанада Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Казан дәүләт аграр университеты 100 еллыгы хөрмәтенә дәүләт бүләгенә лаек булды
Салават Камалетдинов

Бүген Казан дәүләт аграр университетының 100 еллыгы хөрмәтенә тантаналы чара узды. Юбилей уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов университет коллективын "ТР алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләде. Ул вузның байрагына беркетелде

"Ихластан күренекле дата - Аграр университетының 100 еллыгы белән котлыйм. Уңышлар, исәнлек-саулык, үсеш телим. Монда укуым белән горурланам. Университет дипломы һәрвакыт сыйфат билгесе булды. Киләчәктә дә шулай булыр дип ышанам", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов. 

Ул Аграр университет 100 ел эчендә авыл һәм урман хуҗалыгы өчен 40 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарганын билгеләп узды. "Вуз илгә агросәнәгать тармагы өчен кадрлар бирә торган урын, галимнәр, алдынгы белгечләр әзерләгән", - диде Президент. 

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Ул бүген университетта 5 меңгә якын студент белем алганын, шул исәптән чит дәүләтләрдән яшьләр укуын искәртте. "Вуз алдында студентлар, компетенцияләр санын арттыру бурычы тора. Университет агросәнәгать тармагында яңа технологияләр кертүдә инновацион үзәк булып тора", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Президент "тормышка юллама биргән" мөгаллимнәренә рәхмәтен җиткерде.

Тантаналы чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменнән котлау сүзләре укылды. "Үзебезнең альма-матерны тәмамлавым белән горурланам. Биредә безгә тормышка юл, күрсәтмә бирделәр: тырышырга, яратырга һәм бөтен яхшылыкларның чыганагына хөрмәт белән карарга", - диелә Минтимер Шәймиев тәбрикләвендә. 

"Аграр университет заман таләпләренә тиз җавап бирә алырдай уникаль компетенцияләр үзәгенә әверелә. Дөньяда азык-төлек куркынычсызлыгы мәсьәләсе беренче планга чыкканда, фән һәм авыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә, авыл хуҗалыгы безнең иминлекнең гаранты булып тора", - дип ассызыклаган Дәүләт Киңәшчесе. 

Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев вуз тарихының тамырлары тирән булуын билгеләп узды. "Нәкъ менә монда аграр белемнең нигезләре барлыкка килгән", - дип ул аграр юнәлештә белем бирү белән бәйле даталарга тукталды.

Башкорт дәүләт аграр университеты ректоры Илдар Габитов Россия аграр вузлары исеменнән чыгыш ясады. "Без шатлыгыгызны уртаклашырга килдек. Университетның даны һәм горурлыгы ул - аның чыгарылыш укучылары. Университет стенасыннан республика җитәкчеләре чыккан. Бу мәсьәләдә бүтән бер вуз да сезнең белән ярыша алмый", - диде Габитов.

КФУ ректоры Ленар Сафин республика ректорлары исеменнән котлады. "Сез фәнгә, авыл хуҗалыгына зур өлеш кертәсез. Сезгә зур җиңүләр, фәндә алга китеш", - дип теләде. Казан аграр университетын юбилее белән котларга, шулай ук, Ульяновск, Самара, Ижевск, Пенза, Пермь, Курган, Чабаксар, Ярославль, Красноярск шәһәрләреннән авыл хуҗалыгы югары уку йортлары ректорлары килгән. 

Ветераннар исеменнән Нәҗип Хәйруллин чыгыш ясады. "Институт чыннан да яхшы чыгарылыш белгечләре әзерләп чыгарды, алар институтның абруен күтәрделәр. Академия, аннары университет исемен яулау - бу чыннан да ветераннар казанышы. Коллектив бик тыныч, нәтиҗәле эшләде. Бөтен факультетлар дусларча хезмәт куйды, - дип искә алды.

Фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин "Татар-информ" хәбәрчесенә агросәнәгать тармагы өчен белгечләр әзерләү университетта яхшы оештырылганын әйтте. "Аның абруе үскәннән үсә, ни өчен дигәндә, инженер фикере белән яшәргә омтылган кешеләрнең әһәмияте бик зур. Безнең ул кешеләрдә конкретлылык күбрәк. Республика мәктәпләрендә дә инженер класслары ачабыз", - дип белдерде министр.

Концерт программасында шушы университетта белем алган, Татарстанның халык артисты Илсаф һәм башка чыгарылыш укучылары чыгыш ясады. Мөгаллимнәргә, универсиет хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Бүген, шулай ук, университетның капиталь ремонттан соң тулай торагы ачылды. Тагын бер тулай торак төзелеше планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100