Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хәрби операция ветераны Айнур Яһүдин Республика ифтарында: Ныклы тыл - җиңүнең төп нигезе
Бүген XII Республикакүләм ифтарда, мәҗлеснең тантаналы өлешендә, махсус хәрби операциядә катнашучы Айнур Яһүдин чыгыш ясады.
Ул 2022 елның сентябрендә мобилизация буенча Украинага киткәнен әйтте. "Көрәшкә, повестка килгәч, бернинди шикләнүсез барырга карар кылдым. Мотоукчылар составында катнаштык, чираттагы бурычны үтәгәндә, шартлау аркасында яраланулар, протезлар белән озак кына дәваланулар булды. Авыр иде, ләкин Аллаһыга, кешеләргә ышану булышты", - диде Айнур.
Ул көн саен туганнары, якыннары өчен дога кылганнарын сөйләде. Шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәтен белдерде.
"Ул безгә рухи яктан да булыша иде. Күчтәнәчләр дә алып киләләр иде. Бүген монда килгәнемә һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә рәхмәтемне белдерә алганыма шатмын, мобилизациянең беренче көненнән үк булыштылар. "Ныклы тыл - җиңүнең төп нигезе" диләр", - дип белдерде.
"Барлык мөселман халкын изге Рамазан белән котлыйсым килә. Күңелләрегезгә бәхет тынычлык, чиста эшләр һәм рухи үсеш телим", - дип төгәлләде чыгышын Айнур Яһүдин.
Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сугыш кырларында сугышкан солдатларга саулык-сәламәтлек, түземлек, чыдамлык теләде. «Яшәгән нигезләрендә көтеп торган җәмәгатьләренә Аллаһы сабырлык бирсен! Рамазан айларында догалар кабул ителә. Сугыш кырларында булган егетләребез өчен догада булып, аларны искә алсак иде», – диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз