news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операция ветераны Айнур Яһудин: Аллаһы Тәгаләгә ышану булышты

Казан Экспо үзәгендә XII Республикакүләм ифтарда махсус хәрби операция ветераны Айнур Яһудин чыгыш ясады.

«Мин махсус хәрби операциягә 2022 елның сентябрендә мобилизация буенча киттем. Повестка килгәч, бернинди шикләнүләрсез китәргә карар кылдым. Чираттагы бурычны үтәгәндә минада шартладым, озак кына дәваландым. Рухи яктан бик авыр булды, Аллаһы Тәгаләгә ышану булышты. Анда да көн саен дога кыла идек: сугыш алдыннан да, сугыштан соң да», - диде ул чыгышында.

Ул Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәт әйтте. «Ул безгә килә торган иде, үзе белән гуманитар ярдәм дә алып килеп, безгә булышты. Монда басып тора алганым өчен бик шатмын, егетләр исеменнән рәхмәт!» - диде Айнур Яһудин.

«Мөселманнар Диния нәзарәте мобилизациянең беренче көненнән үк булышты, әле дә ярдәм кулын сузып торалар. Барлык мөселман халкын изге Рамазан ае белән котлыйсым килә, күңелләрегездә бәхет, тынычлык булсын», - диде махсус хәрби операция ветераны.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100