Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию дәресләренең яңа – алтынчы сезоны башлана
4 июньдә 18.00 сәгатьтә татар телендә узучы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию дәресләренең яңа – алтынчы сезоны башлана. Быел әлеге проектны үткәрү урыны үзгәрә. Биергә яратучылар, татар биюенә өйрәнергә һәм рәхәтләнеп күңел ачарга теләүчеләр җәй буе һәр пәнҗешәмбе 18.00 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артындагы мәйданда очраша алачак.
Сезон ачылышында «Бию көрәше» бәйгесенә дә старт биреләчәк. Быел бәйгедә үзара профессиональ биючеләр көч сынашачак. Проект һәм бәйге турында тулырак мәгълүмат белән рәсми төркемдә танышып була.
- Проектны 2021 елдан башлап Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Казан мэриясе белән Парклар һәм скверлар дирекциясе оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз