Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Хәрәкәттә - бәрәкәт» проектының урыны үзгәрә
Быел «Хәрәкәттә - бәрәкәт» проектының урыны үзгәрә. Ул Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры (яңа бина) каршындагы мәйданда оештырылачак.
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Казан мэриясенең җәйге милли проектларына багышланган матбугат очрашуында Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова әйтте.
Проектның сезон ачылышы 4 июньдә 18.00 сәгатьтә була. Ул элеккечә һәр пәнҗешәмбе узачак.
«Кабан күлендә реконструкция башлау турында сүз бара. Шуңа күрә без, халыкны да яңа Камал театрына якынайту өчен, «Хәрәкәттә-бәрәкәт»не шунда оештырачакбыз», - диде Гүзәл Сәгыйтова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз