news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халык шагыйре Зиннур Мансуров Тукайны өйрәнүче үзәк кирәклеге мәсьәләсен күтәрде

Халык шагыйре Зиннур Мансуров Тукайны өйрәнүче үзәк кирәклеге мәсьәләсен күтәрде
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татар җәмәгатьчелеге Габдулла Тукайны искә алу көнендә шагыйрьнең каберенә чәчәкләр салганда Тукайны өйрәнүче үзәк кирәклеге мәсьәләсен күтәрде.

«Тукай исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән эшлисе эшләребез бихасап. Мин моннан 13 ел элек зур мәкалә язып Тукайны өйрәнү үзәге булырга тиеш дип мәсьәлә күтәргән идем. Бу тәкъдим, ни кызганыч, әлегә кадәр тормышка ашырылмады», - дип чыгыш ясады Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салу мәрасимендә Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров.

«Габдулла Тукай бөек шәхесләр җөмләсеннән. Без еш кына Тукайны энәсенән җебенә кадәр беләбез дип шапырынарга яратабыз. Исеме мәңгеләштерелеп беткән, дибез, һәйкәлләре салынган, истәлек такталары эленгән дибез. Әмма ләкин алай түгел», - дип дәвам итте ул һәм үз чыгышында Тукай тормышында ачыклыйсы мәсьәләләр күп булуын искәртте.

Мисал итеп хәзерге Тинчурин театры бинасында «Новый клуб» булуын һәм анда Тукай йөрүен искә төшерде һәм бинага истәлек тактасы куярга тәкъдим итте.

«Хәзерге ТЮЗ бинасында элек Купеческое собрание булган. Тукай анда сәхнәгә менеп атаклы «Кисекбаш»ын укыган. Шул җәһәттән мәкалә язып, 7 ел үткәч ул истәлек тактасы куелды, Аллаһка шөкер», – дип дәвам итте шагыйрь.

Ул Васильево санаториендә Әхмәтгәрәй Хәсәни йорты булуын, Тукайның ул дачага барып йөрүен искәртте һәм анда истәлек тактасы куярга кирәклеген әйтте. «Бу игелекле гамәл булыр иде, бу ачыш булыр иде», - диде ул.

«Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылы мәчетендә Тукайга нисбәт ителгән сандык бар. Ул Җаектан кайткан. Без бит инде Тукайның шәхси әйберләрен югалтып бетергәнбез, азы гына калган. Нигә ачыклап бетермәскә – ул Тукайныкымы?» дигән сорау куйды Зиннур Мансуров.

«Хәзер Фәннәр академиясендә яңа җитәкчелек, Тукай үзәген ачу мәсьәләсе бәлки уңай хәл ителер дип уйлыйм мин. Быел рәсми булмаган гимныбыз «Туган тел» шигыре язылуга 115 ел тулды. Бу әсәр белән без киләчәккә барабыз. Без әле һаман Тукай алдында бурычлы булып калабыз, моны онтымаска иде», – дип фикерен түгәрәкләде шагыйрь.

Фоторепортаж: Михаил Захаров
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100