news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Татар бистәсе зиратында Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салдылар

Яңа Татар бистәсе зиратында Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салдылар
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салу мәрасиме хәзрәтнең догалары белән башланып китте. «Без Тукайны әсәрләрен укып та, дога кылып та искә алырга тиешбез. Чөнки ул мөселман булган, дин буенча яшәгән һәм безнең догаларыбызга мохтаҗ. Без аңа дога кылып зур бүләк ясаячакбыз», - дип сүзен башлады дин әһеле.

Тукай рухына «Фатиха» сүрәсе һәм «Бакарә» сурәсенең ахыргы аятьләре укылгач, татар җәмәгатьчелеге кулларын күтәреп дога кылды. Тукайны искә алу мәрасиме язучыларның чыгышлары белән дәвам итте.

«Тукайны бер җөмлә белән аңлатып биреп буламы икән? «Тукай ул безнең Пушкиныбыз» диләр, әмма Пушкин белән чагыштырып булмый Тукайны – алар икесе ике бөеклек. Берсе патшалар белән сугышкан бай нәселдән, аның динен тыймыйлар, аның телен тыймыйлар. Ә Тукай теле тыелган, мәчетләре җимерелгән, фәкыйрьлектә үскән, чирле кеше. Аның 7 еллык иҗаты җылысында коенабыз, ераклашкан саен коеначакбыз, Тукай ул – шәм», – диде халык язучысы Рабит Батулла.

Халык шагыйре Рәдиф Гаташ Тукайның «Васыятем» шигырен искә төшерде. «27 яшенә җитергә берничә көн калганда вафат булган Тукаебыз 70, 80 яшьлек картлар әйткәнне әйтә белгән. Без Тукай васыятьләрен үтик, милләтне аның кебек яратыйк, аның кебек алга бару өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшлик, Тукай васыятьләре белән яшик, дусларым», – дип тәмамлады ул сүзен.

Тукайны искә алу мәрасимендә Тукайның өч музее - Казан, Кырлай һәм Уральск музейлары җитәкчеләре дә катнашты.

«Бүген Габдулла Тукай арабыздан киткәнгә 111 ел. Тукай исән чагында да, арабыздан иткәч тә халкыбыз Тукайны олылый. Вафат булгач аның йөзеннән битлек алына, ядкәрьләре музейларга урнаштырыла, шигырьләре халык теленнән төшми, китаплары кат-кат басыла. Халык музейларга килә», - диде Тукайның Казандагы әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова.

Казанга Тукайның Уральскидагы (Җаек) музее җитәкчесе Марат Баһаветдинов та килгән иде. Ул язучыларны һәм барлык катнашучыларны Җаекка чакырды. «Без Тукай истәлекләрен саклыйбыз, килегез, мин сезгә аның кайда үсүен, кайда укуын, Камил Мотыйгый белән кайда газеталар чыгаруын күрсәтермен», - диде ул.

Кырлайдагы Тукай музее директоры Алинә Мөхәммәтшина Кырлай музей комплексында капиталь ремонт эшләре башланып китүен хәбәр итте һәм республика Рәисенә рәхмәтләрен җиткерде. «Бу шагыйрь мирасын халыкка җиткерү өчен тагын бер мөмкинлек», – диде ул.

Гүзәл Төхвәтова Тукай әдәби музеенда ТР Милли музее җитәкчелегендә әзерләнгән Тукай укулары башланып китүен хәбәр итте. Кызыксынучыларны музейга чакырды.

Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салу мәрасимендә халык шагыйре Зиннур Мансуров, Тукайны өйрәнүче галим Зөфәр Рәмиев, Тукайны өйрәнеп байтак әсәрләр язучы Марат Әмирхан чыгыш ясады.

Рабит Батулла мәрасим азагында җыелучылар арасында бәйге оештырып алды. Ул Тукайның кайсы күзенә ак төшүен һәм шагыйрьнең иң куәтле, аңлашылмый торган әсәре турында сорады. Иң беренче булып дөрес җавапларны Ркаил Зәйдулла бирде.

Язучылар Яңа Татар бистәсе зиратындагы күп каберләр янына туктап дога кылдылар, Зәйтүнә Мәүлүдова каберенә барып та дога кылып килделәр.

Фоторепортаж: Михаил Захаров
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100