«Минем шигърияттәге амплуа – сагышлы хатын-кыз. Тормышта һәрвакыт авызы ерык, юктан да рәхәтләнеп көлә ала торган кеше булсам да, үзәк өзгеч сары сагыш тулган шигырьләр языла. Кечкенәдән. Нигә икәнен белмим дә, аңлата да алмыйм. Димәк, өстәгеләргә (күктәгеләргә) шулай кирәк. Аннан соң, шундый бер үзенчәлек бар: һәркем үзен бердәнбер дип саный, һәм ул кичергән хисләр дә бары аныкы гына, башка кеше мондый хисләрне кабатлый алмый дип уйлый. Ә чынлыкта без барыбыз да – кешеләр, бездә бер үк төрле хисләр, еш кына бер үк төрле уйлар, хәтта гамәлләр... Һәм шуңа күрә «Халисә, минем турында язгансың бит» дигән кайтавазларны еш ишетәм.
Минем яшьтә хыяллар белән яшәү фарыз түгел инде, максат куеп яшәргә кирәк, әмма шигырьләрдә хыял-өмет җитәрлек... Яшәгән саен яшисе килә! Бу дөньяның матурлыгына ‒ тыныч илаһи таңнарга, төннең тирәнлегенә, кичке серле кояш баешларына сокланып, дөньядагы бар кешеләргә тынычлык һәм иминлек, бәхетле гомер, җитәкчеләргә зирәклек теләп, һәр яңа көнгә куанып яшисе килә. Яшәүдән, кеше гомереннән дә зуррак кыйммәт юк бу дөньяда», – ди ул.
Халисә Ширмән белән «Интертат» сайты өчен Алинә Хәйруллина сөйләшкән.