Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хәйруллин Казанга Россиянең киберспорт башкаласы статусын бирү мөмкинлеген бәяләде
Казанда һәм Татарстанда киберспортның бик зур бергәлеге бар, республикадагы күп кенә кешеләр e-sports ярышларында чемпион булды. Моннан тыш, республикада компьютер уеннары ясый торган берничә компания эшли. Әмма әле бу яктан үсәсе бар. Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин матбугат конференциясендә әнә шундый фикере белән уртаклашты.
«Казанга киберспорт башкаласы исеме – бу кызыклы тәкъдим. Мондый исемнәрне патентлау эшендә безнең яхшы тәҗрибә бар. Без инде гастрономик һәм спорт башкаласы. Әмма бу юнәлештә эшлисе эшләр бар әле», – дип аңлатты министрлык җитәкчесе.
Министр шулай ук Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк базасында Россиядәге иң зур киберарена төзелүен искәртеп үтте.
Моңарчы «Татар-информ» 2024 елда Казанда «Киләчәк уеннары» узачагын хәбәр иткән иде. Аның приз фонды 25 миллион доллар тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз