news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 2024 елда Киләчәк уеннарын оештыру турында Килешү имзаланды

Бүген Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында «Киләчәк уеннары - 2024» оештыру турында Килешү имзаланды.

Имзалау Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров катнашында узды. Татарстан ягыннан документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Киләчәк уеннары» проекты - принципиаль яңа спорт продукты. Анда милли флагка һәм аерым территориягә бәйләнеш юк. Ярышларда төрле милләт, төрле карашлы клублар катнаша ала. Аның нигезендә цифрлы һәм классик спорт активлыгын берләштерү принцибы тора.

Ярышлар программасы 9 көнгә исәпләнгән һәм 15 дисциплинаны үз эченә ала. Спорт программасы киберспорт буенча ярышлар, AR/VR, роботлар турниры, кибет атлетика, дроннар ярышлары һ.б. үз эченә ала.

Киләчәк уеннарын үткәрү хокукына 16 регион гариза бирде. Шорт-листка Мәскәү, Санкт-Петербург, Калуга, Казан һәм «Сириус» федераль территориясе керде. Кичә, ПХИФ кысаларында, Казанда Киләчәк уеннары-2024 не үткәрү турында карар игълан ителде.

«Цифрлы трасформация ил Президенты тарафыннан үсешнең иң мөһим стратегик максатларының берсе буларак билгеләнгән. Республикада куәтле ИТ-инфраструктура булдырылган. «Иннополис» махсус икътисади зонасында 323 инновацион компания эшли. Татарстанда Цифрлаштыру елының мөһим проекты - яңа ИТ-квартал булдыру. Безнең инновацион юнәлешләр буенча бәйгеләр үткәрү тәҗрибәсе бар», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов имзалау чарасында.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республика тарихта беренче Уеннарны югары дәрәҗәдә оештыру өчен бөтен көчен куячак.

«Идел буе федераль округы кураторы хокукларында мин бу гадел җиңүнең шатлыгын тулысынча уртаклашам. Без Татарстанның чараларны ничек оештыра белүен барыбыз да беләбез. Глобаль аудиторияле 15 дисциплина буенча ярышларның 9 көне Олимпия уеннарына караганда 7 тапкыр күбрәк. Без төбәктә нинди зур җаваплылык булачагын аңлыйбыз, өстәвенә, вакыт аз, нибары ел ярым гына калды. Шуңа да уңышлар, хәерле юл телим»,- дип билгеләп үтте Дмитрий Чернышенко.

«Татарстан һәм Казанның, һәрвакыттагыча, үз мөмкинлекләрен лаеклы рәвештә күрсәтәчәгенә шик юк иде. Түземсезлек белән көтәбез - ярышларны үткәрү өчен ике елдан да ким вакыт калды. Мин ышанам ки, Татарстан һәрвакыттагыча барлык чараларны да лаеклы оештырачак, һәм бу, чыннан да, Киләчәк уеннары булачак, оештыру ягыннан да, иң мөһиме - ярышлар һәм катнашучылар хисләре ягыннан да. Ә без аларны көтәбез һәм ярдәм итәчәкбез», - дип өстәде РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров.

Казанның гаризасы буенча, төп дисциплиналарны үткәрү өчен, 8 объект җәлеп ителәчәк. Транспорт инфраструктурасы объектлары, урнашу объектлары (23 отель + Универсиада авылы), туклануны оештыру (Универсиада авылында + 2000 җәмәгать туклануы нокталары, медицина белән тәэмин итү (4 юнәлеш буенча), волонтерлык программасы (110 илдән һәм 85 субъекттан 2000нән артык активистны җәлеп итү планлаштырыла), мәдәни программа билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100