news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хафиз Миргалимов: Бюллетень урналарын бозу белән генә Россия үсешен туктатып булмый

Хафиз Миргалимов: Бюллетень урналарын бозу белән генә Россия үсешен туктатып булмый
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, КПРФ Татарстан бүлегенең беренче секретаре Хафиз Миргалимов «Татар-информ»га Россия Президентын сайлауда провокацияләр турында фикере белән уртаклашты.

  • Ул Казанның 155 нче гимназиясендә 243 нче сайлау участогында тавыш бирде.

Россия төбәкләреннән урналарга ут төртү, бюллетеньнарга зеленка яки буяу агызу очраклары турында хәбәрләр килгән иде. «Моның белән генә вакыйгалар агышын үзгәртеп булмый. Мин моны яшьләрнең кемдер кушуы буенча аңламыйча эшләгән эшләре дип саныйм. Алай ярамый. Россия дәүләтенең эзлекле үсешен болай гына туктатып булмый», – дип саный Миргалимов.

Аның фикеренчә, мондый провокацияләр – дус булмаган илләрнең Россия Президентын сайлауга тыкшынырга тырышуына тагын бер мисал.

«Мин моны берәмле, ләкин драматик очрак дип саный. Безнең ил өчен драматик түгел, ә шул эшкә барган яшь кыз яки егет өчен. Зеленка белән генә прогрессны туктатып булмый, аны башка урында кулланырга кирәк», – дип белдерде КПРФ Татарстан бүлегенең беренче секретаре.

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев та Президент сайлауның беренче көнендә тавыш бирү урналарына зеленка түккән һәм ут төрткән россиялеләрне кырыс итеп гаепләгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100