Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хафиз Миргалимов: Сайлаучылар кулындагы бюллетень – ул хакимият
Татарстан Дәүләт Советы депутаты, КПРФ Татарстан бүлегенең беренче секретаре Хафиз Миргалимов Казанның нче гимназиясендә 243 нче сайлау участогында тавыш бирде, дип хәбәр итә «Татар-информ» вакыйга урыныннан.
«Сайлаучылар кулындагы бюллетень – ул хакимият. Тавыш бирүнең өч көнендә алар кулында шушы хакимият. Бер кандидат җиңәчәк, ләкин халыкның күпчелегенең фикерен исәпкә алмыйча илнең үсеше мөмкин түгел». – дип саный Миргалимов.
Ул Россия катлаулы чор кичергәнен искәртте: махсус хәрби операция бара, дус булмаган илләрдән басым ясала, шуңа РФ Президентын сайлау бик мөһим.
«Бүген Россия язмышы хәл ителә. Гамәлләр, ярдәм бүген бик кирәк. Бу Россия үсешенең яңа этабы. Татарстан һәм Россиянең күп милләтле халкы ниндидер кандидат өчен тавыш биреп кенә калмый, кешеләр илнең стратегик үсешен билгели. Россия катлаулы хәлдә, шуңа бу сайлау үзенчәлекле, гадәти түгел. Мин мондый сайлау алды кампаниясен беренче күрүем. Җитдилек, җаваплылык, принципиальлек», – дип сөйләде Хафиз Миргалимов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз