news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

WorldSkills Kazan чемпионатына килгән иң өлкән волонтерга 81 яшь

Дөнья чемпионатын уздыру өчен төрле илләрдән 3,5 меңнән артык волонтер җәлеп ителгән.

WorldSkills Kazan чемпионатына килгән иң өлкән волонтерга 81 яшь
Владимир Васильев, Салават Камалетдинов

(Казан, 22 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының иң өлкән волонтерына – 81 яшь. Бу хакта бүген “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә үткән матбугат конференциясендә РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары, WorldSkills чемпионатын оештыру комитеты рәисе Татьяна Голикова хәбәр итте.

“Чемпионатны оештыру өчен 80 илдән 14 яшьтән алып 81 яшькә кадәр 3,5 меңнән артык волонтер җәлеп ителәчәк”, - диде Татьяна Голикова.

  • WorldSkills хәрәкәте 1950 елда оешкан. WorldSkills Kazan 2019 – Халыкара хәрәкәтнең безнең ил территориясендә узган беренче чарасы. Бүген аның рәсми ачылышы көне. Казанда чемпионат 27 августка кадәр дәвам итәчәк. WorldSkills чемпионатына 56 компетенция буенча көч сынашырга 63 ил һәм регионнан 1300 дән артык катнашучы килгән. Чемпионат бәйгеләрен 250 меңнән артык тамашачы карар дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100