ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Татьяна Голикова: WorldSkills хәрәкәте балаларыбызга өметләнергә мөмкинлек бирә

22 август 2019, 14:40 , Фото: Салават Камалетдинов

Татьяна Голикова: WorldSkills хәрәкәте балаларыбызга өметләнергә мөмкинлек бирә Россия WorldSkills хәрәкәтенә кушылгач барлыкка килгән яңа илкүләм проектлар турында Россия хөкүмәте җитәкчесе урынбасары сөйләде.

(Казан, 22 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). WorldSkills хәрәкәте безгә балаларыбызга һәм аларның перспективаларына өметләнергә мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген Казан Экспо үзәгендә WorldSkills KAZAN башлану уңаеннан уздырылган матбугат конференциясендә Россия хөкүмәте җитәкчесе урынбасары, WorldSkills чемпионатын оештыру комитеты рәисе Татьяна Голикова әйтте. Ул WorldSkills хәрәкәтенең Россиядә белем алу процессы өчен әһәмиятле чаралары турында сөйләде.

“Мәгариф” илкүләм проекты илебез өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Әлеге проект кысаларында Россиядә “Яшь профессионаллар” проекты чаралары гамәлгә ашырыла. “Яшь профессионаллар” проекты чаралары Россиядә урта һөнәри белем алуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Мондый чаралар Россия WorldSkills хәрәкәтенә кертелгәч, илкүләм приоритетларга нигезләнеп оештырылган иде”, - диде Татьяна Голикова.

Аның әйтүенчә, WorldSkills хәрәкәте яшьләрне актив булырга омтылдыра, ә яшьләр әлеге хәрәкәтне алга этәрә. “Бүген уку йортларын тәмамлаучыларның 59 проценты урта һөнәри белем сайлый. Алдагы елларда Россиянең 14 төбәгендә яңа һөнәрләр буенча эшне координацияләүче 100дән артык һөнәри әзерлек үзәгеннән челтәр төзеләчәк. Якын арада Россиядә 25 мең эш урыны яңадан әзерләнәчәк”, - диде ул.

Татьяна Голикова әйтүенчә, модернизацияләнгән эш урыннарында 1 миллион 200 мең егет һәм кыз белем алачак. “Без дәүләт йомгаклау аттестациясе кысаларында WorldSkills стандарты буенча демонстрацион имтихан үткәрәбез. Бүген бу имтиханны 22 һөнәр һәм 5 урта һөнәри белем белгечлеге буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе кысаларында 5400 егет һәм кыз үткән. Киләсе елда бу сан 50 меңгә кадәр артыр дип көтәбез”, - диде.

Татьяна Голикова Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән 6-11 сыйныф укучылары өчен “Киләчәккә билет” масштаблы проекты эшли башлавын әйтте. “2019 елның беренче сентябреннән үк укучыларыбыз “Киләчәккә билет” платформасы базасында тест уза алачак. Алар һөнәри юнәлеш бирүче күнекмәләр алачак”, - диде ул.

  • WorldSkills хәрәкәте 1950 елда оешкан. WorldSkills Kazan 2019 – Халыкара хәрәкәтнең безнең ил территориясендә узган беренче чарасы. Бүген аның рәсми ачылышы көне. Казанда чемпионат 27 августка кадәр дәвам итәчәк. WorldSkills чемпионатына 56 компетенция буенча көч сынашырга 63 ил һәм регионнан 1300 дән артык катнашучы килгән. Чемпионат бәйгеләрен 250 меңнән артык тамашачы карар дип көтелә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10