news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вулкан «уянган» Бали утравында Россиянең 300 туристы бар

Россия туристлары арасында зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Индонезиянең Бали утравында (биредә шушы көннәрдә вулкан «уянды») Россиянең 300 туристы бар, дип хәбәр итә Ростуризмның матбугат хезмәте.

Хәзерге вакытта утрауда 60 меңгә якын турист исәпләнә. Балида аэропорт ачылганчыга кадәр Россия туристларын паромнар ярдәмендә күршедәге утрауларга алып чыгачаклар. Алар арасында зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк.

Ростуризм Бали утравындагы россиялеләрне тынычлыкны сакларга, шәхси куркынычсызлык чараларын һәм җирле хакимиятләрнең күрсәтмәләрен үтәргә чакыра.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot