news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«ВСЕ СВОИ» патриотик акциясенә Мамадыш районы кушылды

«ВСЕ СВОИ» патриотик акциясенә Мамадыш районы кушылды
Михаил Захаров, "Татар-информ" архивы

Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү өчен уздырылучы «ВСЕ СВОИ» патриотик акциясендә Мамадыш районы да катнашты. Акция «Татарстан-Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясендә 10:00дән 22:00гә хәтле дәвам итәчәк. Мамадыш халкы акциягә онлайн кушылды.

Мамадыш районыннан махсус хәрби операция зонасына 300ләп кеше киткән. «Мамадыш» телевиденисендә оператор булып эшләгән Тимур акциягә видеоэлемтә аша кушылды. Ул хәрби операциягә 2023 елның июнендә контракт төзеп китән. Ул гуманитар ярдәм күрсәткән Мамадыш халкына рәхмәтен белдерде.

«Мин кечкенә чакта хәрби булырга хыялландым. Шулай туры килде: хәрби хезмәткә чакыра башладылар һәм мин контракт белән китәргә теләк белдердем. Бу – Ватанга булган бурычны үтәү. Хезмәттәшләремә, әнигә һәм төрле авырлыклар булуга карамастан гуманитар ярдәм күрсәткән Мамадыш халкына зур сәлам һәм зур рәхмәт», – диде Тимур.

Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов махсус операциядә булган хәрбиләрнең гаиләләренә бөтен төрле ярдәм күрсәтелүен әйтте. «Мин моны дәүләт күләмендәге мөһим эш дип саныйм», – диде башлык.

«Махсус операциянең беренче көннәреннән үк хәрбиләрнең балаларына махсус таныклык ясаттык. Аның буенча алар унике мәдәни һәм спорт объектларына бушка керә ала. Хәрбиләрнең балалары, хатыннары, әниләре җәмәгать маршрутларында бушка йөри. Ялга кайткан солдатларны шәхсән үзем кабул итәм. Аның аша калганнарга да ярдәм җибәрәбез. Бүгенге көндә сигез машина ярдәм җибәрдек, тугызынчысы гаражда тора. Шул исәптән, ике мунча, тагын икесен җибәрергә торабыз. Хәрбиләрнең гаиләләренә 9 миллионлык ярдәм күрсәттек», – дип сөйләде Анатолий Иванов.

Мамадыш районында махсус операция зонасына гуманитар ярдәм илтүне Фәнил Гыйззәтуллин оештыра. Ул хәбриләрнең өчпочмаклар сорауларын әйтте.

«Егетләр безне сугышчан рух белән яхшы каршы алалар. Гуманитар ярдәм алып барганга бик сөенәләр. Бигрәк тә чәкчәк яраталар. Без аны Татарстан егетләренә генә түгел, башка төбәкләргә дә бирәбез. Читадан бер егет әйтә: «Бик күңелле, рәхмәт. Сез безгә икенче юлы өчпочмаклар алып килә алмыйсызмы?» – ди. Безнең хәзер волонтерлар да бар. Без алар белән сөйләштек. Кышка егетләргә өчпочмаклар алып барырга телибез. Без җиңәчәкбез, барысы да яхшы булачак», – диде Фәнис Гыйззәтуллин.

  • 12 сәгатьлек «ВСЕ СВОИ» марофоны хәрби комиссариатлардан контракт хезмәтенә чакыру пунктлары вәкилләрен, социаль хезмәтләр һәм хәйрия оешмалары хезмәткәрләрен, «Ватанны саклаучылар» фондын, 117 нче call-үзәк белгечләрен, шулай ук дин әһелләрен һәм хакимият вәкилләрен берләштерәчәк.
  • Тулы трансляция ТНВ телеканалында, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Республика Татарстан» төркемендә, социаль челтәрләрдә, «БИМ-радио»да, «Күңел», «Авторадио», «Ди-ФМ» радиосында булачак.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100