news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Татарстанда контракт хезмәте турында беренче марафон узачак

Бүген Татарстанда контракт хезмәте турында беренче марафон узачак

Бүген иртәнге сәгать 10да Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү өчен масштаблы патриотик акция старт ала. Марафон көн дәвамында 22.00 сәгатькә кадәр узачак.

Теләге булган һәркем контракт хезмәте һәм махсус хәрби хезмәт турында актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы һәм социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар ала алачак.

Казанда берьюлы берничә урында – Бауман урамында, «Җиңү проспекты», «Тукай мәйданы», «Авиатөзелеш», «Җиңү проспекты» сәүдә үзәге метро станцияләре янында пикетлар узачак. Анда контракт хезмәте буенча консультацияләр алырга мөмкин булачак. Хәрби комиссариатлар вәкилләре контракт буенча хәрби хезмәткә керергә теләүчеләргә консультация бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 12 сәгатьлек марофон хәрби комиссариатлардан контракт хезмәтенә чакыру пунктлары вәкилләрен, социаль хезмәтләр һәм хәйрия оешмалары хезмәткәрләрен, «Ватанны саклаучылар» фондын, 117 нче call-үзәк белгечләрен, шулай ук дин әһелләрен һәм хакимият вәкилләрен берләштерәчәк.

Тулы трансляция ТНВ телеканалында, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Республика Татарстан» төркемендә, социаль челтәрләрдә, «БИМ-радио»да, «Күңел», «Авторадио», «Ди-ФМ» радиосында булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100