news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Волгоградта татар авыл кешесенең яшәү рәвешен чагылдырган күргәзмә ачыла

Волгоградта татарлар, 130 төрле милләт вәкиле арасында, сан ягыннан - бишенче.

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). 8 декабрьдә Волгоградның «Иске Сарепта» музей тыюлыгында «XIX йөз ахыры — XX йөз башында Түбән Идел буендагы татар авыл кешесенең яшәү рәвеше» исемле күргәзмәнең тантаналы ачылышы көтелә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Экспозициядә татар йортының интерьерын булдырырга омтылганнар. Күргәзмәгә килүчеләр игътибарына татар миче, эш кораллары, йорт кирәк-яраклары, дини гореф-гадәтләрне чагылдыра торган экспонатлар, милли кием-салым тәкъдим ителә.

Татарлар - Волгоград өлкәсендә иң күпсанлы халыкларның берсе. Бу төбәктә, 2010 елгы кеше санын алу буенча, 130 төрле милләт вәкиле яши дип исәпләнә. Сан ягыннан татарлар шулар арасында — бишенче урында. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100