news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Волгоградта ачык һавадагы музейда татар халкы көнкүреше белән таныштыралар
Волгоград өлкәсендә 29 мең татар яши.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 26 июнь, "Татар-информ"). "Волгоград Арена" стадионы янында ачык һавада милли музей эшли башлады. Этноавылда төбәктә гомер күрүче халыкларның көнкүрешен чагылдырган мини-музейлар урнаштырылган. Хәзерге вакытта казах тирмәсе, калмык һәм татарларның үзәкләре эшли. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Волгоград өлкәсендә 29 мең татар яши. "Без татар халкының милли йолалалары белән таныштырабыз. Милли киемнәрнең үзенчәлеге һәм чәчәкләрнең, бигрәк тә лалә чәчәкләре орнаментлары ни өчен шулай еш кулланылуы турында сөйлибез", - дип белдерде Волгоград һәм Волгоград өлкәсе татарлары автономиясе советы әгъзасы Наилә Әхмәтова.

Ачык һавадагы татар музеенда кунакларны чәкчәк, бәлеш, пәрәмәч һәм өчпочмак белән сыйлыйлар.
Биредә туристлар татарларның фольклор герое — Шүрәле белән дә таныша ала.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot