news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Волгоград, Саратов һәм Самара шәһәрләрендә Идел елгасының пычрак булуы ачыкланган

Суны шәһәргә керә торган һәм чыга торган урыннан алып чагыштырганнар.

Волгоград, Саратов һәм Самара шәһәрләрендә Идел елгасының пычрак булуы ачыкланган
архив/Владимир Васильев

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Без рек как без рук» фонды Идел елгасы аккан шәһәрләр тирәсендәге су составын тикшергән. Бу — Россиядәге сулыкларда микропластик составын беренче тапкыр тикшерү экспедициясе.

«Тикшеренүчеләр Волгоград (49,1 процент), Саратов (30,4 процент), Самара (8,8 процент) шәһәрләрендә суның составы иң пычрак дигән нәтиҗә ясаганнар. Волгоград шәһәренә иң пычрак су агып төшә. Суны шәһәргә керә торган һәм чыга торган урыннан алалар. Казан (3,6 процент) бу күрсәткечтә җиденче урында», — диде Экология активисты Гүзәлия Гыйматдинова Jadidfest фестивалендә.

Аның әйтүенчә, Иделдәге микропластик составы буенча беренче урында — Волгоград, икенче урында — Казан шәһәре. «Микропластик шампунь, крем, порошок составында бар. Көпчәкләр асфальт белән ышкылу нәтиҗәсендә дә барлыкка килә ул. Су пычрану — күзгә күренгән чүп кенә түгел, аның составын да карарга кирәк», — ди спикер.

Гүзәлия Гыйматдинова фикеренчә, чистарту корылмалары микропластикны тотып кала алмаса, аларны алмаштырырга яки яхшыртып ясарга кирәк. «Микропластиканың зыяны бармы-юкмы икәнлеге билгесез. Кемдер зыянлы ди, кемдер аны кеше организмыннан чыга дип сөйли», — диде ул.

Идел суының составын Ржев, Тверь, Түбән Новгород, Чебоксар, Казан, Самара, Волгоград, Хаҗитархан шәһәрләрендә тикшергәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100