news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путинга М12 федераль трассасы үсеше турында хәбәр иттеләр

Владимир Путинга М12 федераль трассасы үсеше турында хәбәр иттеләр
Фото: Кремль матбугат хезмәте

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанга эшлекле сәфәрен дәвам итә. Аның кысаларында, ул логистик автомобиль компанияләре җитәкчеләре һәм йөк транспорт чаралары йөртүчеләр белән очрашты. Очрашу Казан янындагы юл сервисының күп функцияле зонасында уза, аннан М12 «Көнчыгыш» трассасы башлана. Бу турыда Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу алдыннан «Автодор» Дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко һәм Халыкара транспорт йөртүчеләр ассоциациясе генераль директоры Андрей Курушин дәүләт башлыгына юлны үстерү турында сөйләде. Федераль трасса Мәскәү, Казан, Екатеринбург һәм Төмәнне тоташтырачак һәм Санкт-Петербургтан Владивостокка кадәр «Россия» транспорт маршрутының нигезе булачак.

Сүз уңаеннан, Владимир Путин очрашуга «КАМАЗ» автомобилендә вице-премьер Марат Хөснуллин белән килде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100