news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин «КАМАЗ» руле артына утырып, М12 юлына барды

Россия Президенты Владимир Путин Ту-160М самолетында очканнан соң берникадәр вакыт узгач, «КАМАЗ» автомобиле руле артына утырды. Дәүләт башлыгының кабинага утырган вакыты төшерелгән видео журналист Павел Зарубин телеграм-каналында чыкты.

Кабинада дәүләт башлыгы белән бергә Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин утырган. Алар бергә М12 «Казан-Мәскәү» трассасына китте.

М12 трассасының 727 нче километрындагы заправка комплексында дәүләт башлыгы яңа трассаның киләчәктә үсеше перспективалары белән танышты, дип яза «Татар-информ».

news_right_1
news_right_2
news_bot