Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин төбәкләр арасында кыйммәт булмаган авиамаршрутлар челтәре ясарга кушты
Дәүләт башлыгы фикеренчә, төбәкара рейслар авиакомпанияләрне, ә билет бәяләре гражданнарны җәлеп итәрлек булырга тиеш.
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин кыйммәт булмаган һәм авиакомпанияләрне җәлеп итәрлек авиамаршрутлар челтәрен булдырырга йөкләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Россия Хөкүмәте әгъзалары белән төбәк авиамаршрутларын үстерү турындагы киңәшмәдә Путин бер төбәктән икенчесенә барганда Мәскәү аша очарга кирәклегенә игътибарны юнәлтте.
Шул ук вакытта Россия Президенты яңа маршрутларны «авиакомпанияләр өчен икътисади яктан кызыклы» итәргә кирәклегенә игътибар итте. Шул ук вакытта «авиабилетлар бәясе гражданнар өчен кыйммәт булырга тиеш түгел», диде ул.
Владимир Путин сүзләренчә, бу ике шартны үтәү генә төбәкара авиарейслар системасының уңышлы эшчәнлеген тәэмин итәчәк.
Росавиация боерыгыннан күренгәнчә, 2020 елда Татарстанда 30 авиамаршрутта билетларга ташлама булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз