Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин: Россия өчен көнбатышта да, көнчыгышта да дошман халыклар юк
«Россия өчен көнбатышта да, көнчыгышта да дустанә булмаган, дошман халыклар юк», - дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә хәрби парадта ясаган чыгышында.
«Планетада яшәүчеләрнең күпчелеге кебек үк, без киләчәкне тыныч, ирекле, тотрыклы итеп күрергә телибез», - дип мөрәҗәгать итте дәүләт башлыгы.
Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым тукталды.
«Махсус хәрби операциядә катнашучылар белән горурланабыз. Бүген илнең куркынычсызлыгы, дәүләтчелек һәм халкыбызның киләчәге сездән тора. Сез намус белән бурычыгызны үтисез. Сезнең артта гаиләләрегез, балаларыгыз, дусларыгыз. Сез аларның чиксез мәхәббәтен тоясыздыр. Бар кеше дә ярдәм итәргә омтыла. Безнең бердәмлектән дә көчлерәк берни юк. Җиңү өчен!» - дип тәмамлады Россия Президенты чыгышын.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз