news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Россиядә Ватанны саклаучылар турында хәтер - изге бурыч

Мәскәүдә Кызыл мәйданда хәрби парад уза. Россия Президенты Владимир Путин Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрикләде.

«Хөрмәтле Россия гражданнары, ветераннар, солдатлар, матрослар, сержант, старшиналар, мичман, прапорщиклар, офицерлар, генераллар, махсус хәрби операциядә катнашучылар! Җиңү бәйрәме белән тәбриклим! Ата-бабаларыбыз кешелекне нацизмнан коткарды, батырлыгы белән үз исемнәрен үлемсез итте», - дип мөрәҗәгать итте Илбашы.

Путин бүген цивилизация тагын хәлиткеч борылыш этабында булуын искәртте. «Безнең Ватанга каршы кабат чын сугыш ачылды. Ләкин без халыкара террорчылыкка каршы тора алдык, Донбасс халкын яклаячакбыз, иминлегебезне тәэмин итәчәкбез. Россия өчен көнбатышта да, көнчыгышта да дошман илләр юк. Без киләчәкне тыныч, имин, тотрыклы итеп күрергә телибез», - диде.

«Башкалардан өстен чыгарга омтылу идеологиясе нәфрәт тудыра һәм аны кабул итеп булмый. Ләкин көнбатыш элиталары үзләренең өстенлеген күрсәтә, кешеләрне котырта, канлы конфликтлар китереп чыгара, кыйммәтләрне юкка чыгара, алга таба үз кагыйдәләрен көчләп тагу, талау һәм көчләү системасын тәкърарлый. Алар илне таркату, какшату максатын эзәрлекли, Икенче Бөтендөнья сугышы нәтиҗәләрен юкка чыгарырга, глобаль куркынычсызлык системасын сындырырга тырыша», - диде Россия Президенты.

«Без күп кенә җирләрдә мәрхәмәтсезлекне, совет сугышчыларына мемориалларны җимергәннәрен күрәбез. Чын геройлар турында хәтерне юкка чыгарырга тырышалар», - дип белдерде Владимир Путин.

«Безнең өчен Россиядә Ватанны саклаучылар турында хәтер - изге бурыч. Без һәрвакыт моны хәтердә тотачакбыз. Сугыш гомерләрен өзгән барлык кешеләр алдында баш иябез», - дип Президент бер минут тынлык игълан итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100