Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин коронавирустан прививка ясатты
Президентның нинди препарат белән прививка ясатуы турындагы мәгълүмат әйтелмәде.
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Covid-19 коронавирусыннан прививка ясатты. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
Дәүләт башлыгының матбугат секретаре сүзләренчә караганда, Путин прививкадан соң «үзен яхшы хис итә».
Моңа кадәр Президентның нинди препарат белән прививка ясатуы турындагы мәгълүмат таратылмаячак, дип әйтелде. «Нинди препарат икәнлеген махсус әйтмибез. Россиянең барлык өч вакцинасы да ышанычлы, алар бик яхшы һәм нәтиҗәле», диде Кремль вәкиле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз