news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков Путинның камера алдында вакцина ясатмау сәбәбен аңлатты

Президентның нинди препарат белән прививка ясатуы турындагы мәгълүмат та әйтелмәячәк.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Covid-19 инфекциясеннән вакцинаны камера каршында ясатмаячак. Процедура халык алдында булмаячак, фото һәм видео таралмаячак. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте.

«Президент эш вакытының шактый зур өлешен вакцинация белән бәйле чараларга, әңгәмәләргә, киңәшмәләргә, вакцина җитештерүгә багышлый», - дип аңлатты ул.

Песков шулай ук Президентның нинди препарат белән прививка ясатуы турындагы мәгълүмат таратылмаячак, дип тә өстәде. «Нинди препарат икәнлеген махсус әйтмибез. Россиянең барлык өч вакцинасы да ышанычлы, алар бик яхшы һәм нәтиҗәле», диде ул.

Кремльдә Путинның вакцина алуы шик-шөбһәләре булган россиялеләр өчен стимул булыр һәм илдә прививка ясау кампаниясе темпларын арттырыр, дип өметләнәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100