Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин КАМАЗның 50 еллыгын бәйрәм итүдә катнашачак
Автогигантның ярты гасырлык юбилее уңаеннан 13 декабрьдә предприятиедә концерт була.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин КАМАЗның 50 еллыгы уңаеннан 13 декабрьдә Чаллыда узачак тантаналы чарада катнашачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Автошәһәрнең Орган залында камазлылар алдында чыгыш ясаганда хәбәр итте.
«Бүген без КАМАЗның 50 еллыгына багышланган зур чаралар циклын башлыйбыз. <...> 13 декабрьдә бәйрәм дәүләтебезнең беренче заты катнашында «КАМАЗ» заводы мәйданчыгында булачак», – дип сөйләде Татарстан Президенты.
Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов автогигантның ярты гасырлык юбилеен Чаллының башка предприятиеләре һәм учреждениеләрендә дә «җитди билгеләп үтәргә» кирәк, дип өстәде.

13 декабрьдә КАМАЗда предприятиенең 50 еллыгы уңаеннан концерт була. Юбилейны бәйрәм итүгә әзерлек өчен Россия вице-премьеры Дмитрий Козак җитәкчелегендәге махсус оештыру комитеты җаваплы.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КАМАЗның 50 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты һәм завод хезмәткәрләренә республиканың югары дәүләт бүләген - «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз