news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КАМАЗ коллективына «Татарстан Республикасы алдында казанышлар өчен» ордены бирелде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коллективны предприятиегә нигез салуның 50 еллыгы белән котлады.

КАМАЗ коллективына «Татарстан Республикасы алдында казанышлар өчен» ордены бирелде
tatarstan.ru

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов КАМАЗ җәмгыятенең 50 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты һәм завод хезмәткәрләренә республиканың югары дәүләт бүләге - «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орденын тапшырды

Рөстәм Миңнеханов үз котлавында җитмешенче еллар башында КАМАЗ бөтенсоюз төзелеше дип игълан ителүен, анда 100 меңнән артык кеше хезмәт куйганын искә төшерде. Заводны җиһазландыруда дөньяның 19 иленнән 700дән артык чит ил фирмасы һәм Советлар Союзының 500 шәһәреннән 2 мең завод катнашты. КАМАЗ белән бер үк вакытта илдә комплектлар әзерләүдә дистәләрчә завод булдырылды.

«Кама автомобиль заводын төзү нәтиҗәсендә Чаллы 30 мең кеше яши торган кечкенә генә шәһәрчектән Татарстанның иң зур шәһәрләренең берсенә һәм илнең машина төзелеше үзәгенә әверелде», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчесе КАМАЗ юбилеена шәһәрдә социаль, транспорт һәм юл инфраструктурасын үстерүгә юнәлдерелгән берничә проект гамәлгә ашырылганлыгын әйтте. Шул исәптән мәктәп һәм 6 балалар бакчасы төзелде, 59 километр урам һәм проспект тәртипкә китерелде, ябык йөзү бассейны төзелеше башланды, яңа иҗтимагый киңлекләр барлыкка килде.

Татарстан Президенты үз чыгышында Кама автогигантының кече бизнес белән нәтиҗәле хезмәттәшлеген дә билгеләп үтте. Уртак эш нәтиҗәсендә Чаллыда Европада иң зур индустриаль парк - «Мастер» КИП оештырылды, аның мәйданы 1,4 млн квадрат метрдан артык.

«Куәтле фәнни-техник һәм җитештерү базасы автогигантка киләчәккә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирә. Предприятие 50 еллыгына җитештерү яңартылган: кабина каркаслары чыгару буенча завод ачылган, алюминий ягулык баклары җитештерү линиясе эшли, Р6 двигателе ясау конвейеры эшли, электротранспорт һәм пилотсыз йөк машиналары җитештерү буенча перспектив юнәлешләр үсеш алган. КАМАЗ бу проектларны Россия Президенты Владимир Путин, Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм «Ростех» дәүләт корпорациясенең төрле яклап ярдәме белән башкара», — диде Рөстәм Миңнеханов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100