news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин белән туры элемтәгә миллион ярым сорау килгән

Туры элемтә бүген көндезге 12.00 сәгатьтә башлана.

Владимир Путин белән туры элемтәгә миллион ярым сорау килгән
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә өчен сораулар кабул ителә. Бүген Мәскәү вакыты белән 10.00 сәгатькә 1 506 171 сорау килгән. Бу хакта "Россия 24" телеканалы хәбәр итә.

891 376 сорау – телефоннан, 388 442 сорау – СМС аша килгән. 

Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә бүген була. Ул көндезге 12.00 сәгатьтә башлана. Быел Путин ил халкы белән шушындый форматта унҗиденче тапкыр очрашачак. Программа студиясе Кунаклар сараенда урнаша.

Туры элемтәне "Первый", "Россия 1", "Россия 24", "НТВ", "ОТР", "МИР", "Маяк", "Вести FM" һәм "Россия радиосы" телеканаллары туры эфирда күрсәтәчәк.

  • Рөстәм Миңнеханов Владимир Путин белән туры элемтәне эш урынында карый, дип хәбәр иткән идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100