ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путин белән туры элемтәне эш урынында карый

20 июнь 2019, 09:19 , Фото: архив/Владимир Васильев

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путин белән туры элемтәне эш урынында карый Бүген Россия Президенты федераль каналларда туры элемтә аркылы ил халкының сорауларына җавап бирәчәк.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Владимир Путин белән туры элемтә” программасының туры трансляциясен күзәтәчәк һәм “Бердәм Россия” партиясенең төбәк конференциясендә катнашачак. Анда партиянең Татарстан Дәүләт Советына сайлауларга әзерлеге турында фикер алышачаклар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова әйтте.

“Татарстан Президенты Владимир Путин белән туры элемтәгә бик җитди әзерләнә. Төбәкләргә бу халыкны борчыган мәсьәләләрне тагын бер кат аңлау өчен өстәмә мөмкинлек. Рөстәм Нургалиевич телетрансляциясе үзенең эш урынында караячак һәм сорауларны хәл итүдә катнашырга әзер булачак”, - диде Лилия Галимова.

Көннең икенче яртысында Татарстан Президенты “Бердәм Россия” партиясе конференциясендә катнашырга планлаштыра. Ул Казанның “Московский” мәдәният үзәгендә узачак. Киңәшмәдә каралачак төп мәсьәлә – Татарстан Дәүләт Советына кандидатларны тәкъдим итү. Партия исемлеге һәм бер мандатлы округлар буенча кандидатлар 26 майда “Бердәм Россия” партиясенә алдан тавыш биреп ачыкланды.

  • Владимир Путин белән туры элемтә бүген 12.00 сәгатьтә башлана. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10