news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Чагин: "Пилот карьерасын тәмамлаганнан бирле руль артына утырган юк"

"КАМАЗ-Мастер" командасы җитәкчесе Владимир Чагин тәҗрибәсен яшьләргә җиткереп калуны үз бурычы дип саный.

(Казан, 26 гыйнвар. «Татар-информ», Фәрит Салихов). «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында экипаж әгъзасы булуның җиңел түгеллеге турында сөйләде.

«Безнең командага 28 ел. Шул вакыт эчендә өченче буын узышчыларны күрәбез инде. Мин – икенче буын вәкиле булдым. Экипаж әгъзалары үзгәреп тору, яңа узышчылар пәйда булуны тыныч кабул итәргә кирәк. Бу һәр спорт төренә дә хас күренеш», – ди Владимир Чагин.

Команда җитәкчесе «Дакар-2017» ралли-марафонында җиңү яулаган Эдуард Николаевның уңышына карата да үз фикерен белдерде.

«Узыш гадәти булмады. «Дакар»да катнашучыларның барысы да беренче өчлеккә күтәрелергә тели. Шуңа да без генә түгел, көндәшләр дә җитди әзерләнә. Җиңүгә 15 экипаж дәгъва кылды. Ярышның баштагы этапларында без хәтта беренче унлык азагында идек. Тактиканы дөрес сайлау нәтиҗәсендә Эдуард Николаев экипажы җиңү яулады», – ди Чагин.

«КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе пилот буларак «Дакар»да катнашкан елларын да искә алды.

«Пилот булган елларым сагындырамы, дисезме? 2011 елгы «Дакар» узышларыннан соң пилот карьерасын тәмамладым. Шул алты ел эчендә узыш йөк машинасының руль артына утырганым да юк. Яшьләр янәшәсенә утырып, үз белгәннәремне генә җиткердем. Чөнки мин ирешкәннәр – командам уңышы. Һәм мин тәҗрибәмне башкаларга тапшырып калдырырга бурычлы», – ди ул.

Шул ук вакытта экипаж әгъзалары иләк аша үткәреп кенә сайлана икән.

«100-150 чакрым юлсызлык аша йөк машинасы белән үткәннән соң карап торышка таза гәүдәле ир-атларны да кабинадан күтәреп чыгарырга туры килә. Таләпләр бик югары. Экипаж әгъзалары физик яктан нык булырга тиеш. Тагын бер факт: экипаж әгъзалары бер-берсенең күзеннән аңлашып эшли алганда гына нәтиҗәгә ирешеп була. Шуңа да уңыш пилотныкы гына түгел, ә тулы бер экипаж һәм команда вәкилләренеке», – ди Чагин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100