Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Чагин: Мин команда өчен, заводыбыз өчен, Татарстан өчен горурланам
Татарстанның “КАМАЗ-Мастер” командасы дөньядагы иң абруйлы “Дакар” раллиенда унбишенче тапкыр җиңүче булды.
(Чаллы, 21 гыйнвар, “Татар-информ”, Евгений Сироткин). “КАМАЗ-Мастер” командасы җитәкчесе Владимир Чагин “Дакар-2018”нең җиңүле нәтиҗәләрен шәрехләде. “Мин команда өчен, заводыбыз өчен, Татарстан өчен горурланам!”- диде ул.
“Мин быел барлык Россия спортчыларына шундый ук матур җиңү телим. Без спорт сезонын җиңү белән ачтык, барлык ярышлар да шул рух дәвам итсен иде. Россия беренче булырга тиеш!” – дип өстәде Чагин.
Татарстаның “КАМАЗ-Мастер” командасы дөньядагы иң абруйлы “Дакар” раллиенда унбишенче тапкыр җиңде.
Йөк машиналары зачетында лидер булып Эдуард Николаев экипажы танылды. Финишка өченче булып Айрат Мәрдиев экипажы килде.
Раллида ярыш йөк машиналары зачетында бик киеренке барды. Ярыш тәмамланырга ике көн кала “КАМАЗ”дагы Эдуард Николаевтан төп көндәше IVECOдагы аргентиналы Федерико Виллаграны генераль классификациядә бары бер секунд кына аерды. Сан Хуан – Кордобада, ярышның соңгы этабында, аргентиналы машинасы ватылып, дистанциядән чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз