ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
20 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда беренче тапкыр татарча тифлокомментарийлы спектакль күрсәтелде
Арчада ат ярышы узды
Төркия Президенты аңа һөҗүм әзерләнү турындагы хәбәргә фикерен белдерде
Казан марафоны-2018 җиңүчеләре билгеле булды

Спорт

"КАМАЗ-Мастер" "Дакар" Халыкара раллиендә унбишенче тапкыр җиңде

20 гыйнвар 2018, 19:49

Бу - Эдуард Николаевның өченче тапкыр "Дакар"да җиңүе.

(Казан, 20 гыйнвар, "Татар-информ). Эдуард Николаев җитәкчелегендәге «Камаз-мастер» экипажы «Дакар- 2018» узышында йөк машиналары арасында җиңүче дип табылды. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

Экипажда Евгений Яковлев һәм Владимир Рыбаков бар. Алар, үзләреннән соңгы автомобильдән 3 сәгать 53 минут 59 секундка алданрак килде.

Эдуард Николаевның бу өченче тапкыр "Дакар"да җиңүе. Ул 2013, 2017 елларда җиңгән иде инде.

Ярышта 54 илдән 334 экипаж катнашты. Узыш Көньяк Америкада үткәрелде, маршрутның гомуми озынлыгы 9 мең километр иде. Ралли Аргентинаның Кордова шәһәрендә төгәлләнде.

Россия командасының "Дакар"да 15 тапкыр җиңгәне бар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10