news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вируслы пневмония барлык үпкә ялкынсыну очракларының 8 процентын тәшкил итә

Сәламәтлек саклау министры урынбасары сүзләренчә, вируслы пневмония еш кына табибларны өйгә чакырып, пациентны җентекләп тикшерү нәтиҗәсендә арта.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Вируслы пневмония барлык үпкә ялкынсыну очракларының 8 процентын тәшкил итә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтте.

Ул бүген Татарстанда ОРВИ симптомнары белән 7215 авыру очрагы теркәлгәнен әйтте.

«Хәзер барлык пневмонияләрнең 8 проценты вируслы санала. Сулыш юллары авырулары булган кешеләр хәзер потенциаль шикле пациентлар булып карала башлады. Аларга төрле тикшеренүләр үткәрелә, җентекле анамнез җыела. Кайбер пациентларга компьютер томографиясе ясала. Моңа бәйле рәвештә, вируслы пневмония өлеше артты», — диде Владимир Жаворонков.

Ул еш кына ОРВИ өйдә дәваланганын искәртте. «Вируслы пневмониянең җиңелчә формалары өйдә дә узып китә иде. Хәзер әз генә температура күтәрелә башлауга да табибларны еш чакыргач, вируслы пневмония саны артып китте. Бу бүгенге вазгыятьтә нормаль күренеш», — диде министр урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100