Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы август азагында ачылыр дип көтелә
«Графиктан калышмыйбыз», — диде Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары.
(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы август азагында ачылыр дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтте.
«Без графикта. Август азагына ачылырга тиеш дигән план буенча барабыз. Графиктан калышу юк», — диде ул.
Министр урынбасары яңа комплекс төзелешен уникаль вакыйга дип атады. «Проектның моделе, пациентларның маршрутизациясе күзлегеннән дә, пандемиянең икенче дулкыны килсә дә, башка очраклар булса да, бер үк вакытта шактый күп пациентлар кабул итү мөмкинлеге ягыннан да ул уникаль», — диде.
Владимир Жаворонков хастаханәнең йогышлы авыруларга каршы көрәштә кирәкле булган барлык диагностика җиһазлары белән тәэмин ителәчәген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз