news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Видео: Балида Агунг вулканы ата башлаган

Кешеләргә вулканга 5,5 – 6 чакрым радиуста якын булмаска киңәш итәләр.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Индонезиянең Бали утравында бүген Агунг вулканы ата башлаган, дип хәбәр итә “Интерфакс”.

Бали – Һиндстан океанындагы утрау, ул Индонезиягә карый. Аның халкы 4 млн кешедән артык. Утрау туристик юнәлеш өчен популяр булып тора, ул серфинг һәм дайвинг буенча дөнья үзәкләренең берсе.

Вулкан көннең икенче яртысында ата башлаган, төтен баганасы 700 метрга кадәр күтәрелгән. Кешеләргә вулканга 5,5 – 6 чакрым радиуста якын булмаска киңәш итәләр.

Индонезиянең Россиядәге илчелеге Бали утравында булган Россия туристларын югары дәрәҗәдә саклык чараларын күрергә чакыра. Узган ел утрауда 75 мең россияле булган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100