news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиевны Себердә «Чат татарлары йорты»нда кунак иттеләр

VIII гасырда Себер татарлары яшәгән авылда милли музей моннан ике ел элек – 2016 елда төзелә башлаган.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Новосибирскидан 65 чакрым ераклыкта урнашкан Юрт-Ора авылында чат татарларының тормыш-көнкүрешен чагылдырган музей комплексы белән танышты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • VIII гасырда Себер татарлары яшәгән авылда милли музей моннан ике ел элек – 2016 елда төзелә башлаган.

Шушы көннәрдә «Чат татарлары йорты» этнографик музей-комплексы кунаклар өчен үз ишекләрен ачты. Ул ХХ йөз башында төзелгән йортны үз эченә ала. Биредә татар гаиләсенең тормыш-көнкүреше, уникаль архив материаллары, чат татарларының милли киемнәре һ.б. раритетлар белән танышырга мөмкин.

  • Проектның максаты Себердә элек-электән яшәүче халыкларның (чат татарлары) тарихи-мәдәни мирасын популярлаштыру, Новосибирск өлкәсенең Колывань районында авыл туризмын үстерүдән гыйбарәт.

Васил Шәйхразиев Новосибирск өлкәсенә эш сәфәре вакытында шулай ук төбәк губернаторы Андрей Травников белән очрашты. Сөйләшүләр барышында федераль Сабан туен 2019 елда Новосибирск шәһәрендә үткәрү турында карар кабул ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100